Кичә кич «УНИКС»та Казанда III халыкара яһүд музыкасы фестивале тәмамланды.
Йомгаклау концертында дөньяның 5 иленнән 100 артист һәм 12 иҗат коллективы катнашты. Һәрвакыттагыча очкынлы музыка тамашачыларны битараф калдырмады – сәхнә алды биючеләр белән тулды. Ахырда артистлар тамашачылар белән бергәләп «ХаваНагила»ны башкарды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте