Залесный поселогы Мәдәният сараенда «Халыкчан курчак» республика һөнәр фестивале булып узды.
Фестиваль программасы бай һәм төрле булуы белән игътибарны җәлеп итә. «Осталар шәһәре» интерактив күргәзмәләре кысаларында традицион рус курчаклары ярминкәсе һәм бөти-курчаклар, шулай ук уенчык-курчаклар җитештерергә өйрәтә торган осталык дәресләре узды.
Соңыннан республиканың авыл мәдәният йортларының фольклор коллективлары концерты булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте