14 июньдә Хәзерге заман сәнгате галереясендә яшь фоторәссам, Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге әгъзасы Алёна Сасинаның «Израиль: SoClose&SoFar» фотокүргәзмәсе ачыла. Анда куелган 30 эш барысы да авторның Израильгә ун көнлек сәяхәте вакытында төшерелгән.
«Бу илнең гүзәллегенә таң калдым мин, кешеләргә дә шуны күрсәтәсем килде», – ди Алена.
Күргәзмә 14 июньнән 15 июльгә кадәр эшләячәк.
+7 (843) 238 43 27 , +7 (843) 236 69 31
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте