20 июньдә 18:00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын җыенының чираттагы кичәсен үтә. Кичәнең төп герое – композитор, музыкант Радик Сәлимов.
Калеб иҗатның төрле формаларын үз иткән яшь талантларны аралаштыручы, таныштыручы... гына түгел. Игътибар үзәгендә - кеше. Ул яшь. Ул иҗат итә. Ул ниләр уйлый? Үз юлыннан Ул ничек атлый ? Кая атлый? Ник туктала? Ул нәрсә күрә? Без шундый төрле. Безнең карашлар мозаикасы яңа бер дөньяга җыела. Һәр кыйпылчыгы шундый кадерле. Ул дөньяның Радик Сәлимов кисәкчәсендә нәрсә чагыла? Очларыннан җил уңаена музыка агылучы кылганлы чиксез дала. Биеккә-биеккә омтылучы кош талгын гына әйләнүче төпсез күк. Монда эләккән һәркем үзен ишетә ала. Үз көен яңгырата ала. Радик белән аралашканда аның үзе хакында гына түгел, үзең хакында да уйлана башлыйсың. Ул шуңа этәрә. “Җиде энҗе” этно-мюзиклы, фильмнарга язган музыкасы (“Бибинур” (реж.Юрий Фетинг), “Фәридә” (реж. Салават Юзеев), “Брелок”, “Югалту” (реж. Илдар Ягъфәров) һ.б.), “Радик Сәлимовның иҗат остаханәсе” дип аталучы иҗади һәм социаль технологияләр үзәге, еш чыгыш ясаучы музыкант, аранжировщик, музыкаль проектлар продюсеры.. Радик һәрвакыт эзләнүдә, белем туплауда. Белем алуын хәзер Мәскәү консерваториясендә дәвам итә.
Кайбер ноталарда алар кисешә. Гаҗәпмени, чиста параллельләр сирәк күренеш. Аларның әңгәмәсен ишеткәнем бар. Ике философ бәхәсе төсле. Ә иҗатта.. 20 июнь көнне Аның музыкасы белән Аның шигыре очрашачак. Луиза Янсуар татар шагыйрьләре арасыннан Белла Ахмадуллина премиясенә беренче лаек булучы. Монысы болай, сүз уңаеннан гына. Аның шигырьләре аша ачылып китүче җиһанның киңлеген, төсләрен, биеклеген без инде йөрәк белән күптән тоябыз, гаҗәпләнәбез, сокланабыз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте