Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан югары уку йортларын бетергән гарәп студентларын тәбрикләделәр. Андыйлар быел 45 кеше булып чыкты. Очрашуга Татарстандагы гарәп диаспорасы вәкилләре, студентларның дуслары, остазлары килгән иде. Гарәп илләреннән килеп Татарстан уку йортларында белем өстәгән егет-кызларга ихлас тәбрикләүләр, җылы сүзләр әйтелде, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте