7 июньдә «Россия радиосы»нда (http://www.radiorus.ru) Татарстанга багышланган «Мәдәни байлык. Төбәкләрнең мәдәни тормышы сәхифәләре» дигән мәдәни-мәгърифәти тапшыру эфирга чыкты.
Казанның 2014 елда төрки дөнья башкаласы итеп игълан ителүе һәм Мәдәният елы уңаеннан уздырылачак тантаналар турында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сөйләде. Моннан тыш Казанның, Татарстанның тарихына, мәдәни тормышына багышланган күп кенә кызыклы чыгышлар булды.
http://www.radiorus.ru/brand/audio/id/57225/date/2014-06-07/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте