7-8 июньдә Татарстан Республикасының кайбер районнарында Сабантуйлар узды.Минзәлә районы Сабантуенда игенчеләрне, авыл хезмәтчәннәрен һәм кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләде.
Министр Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның Сабантуе уңаеннан мөрәҗәгатен укып китте.
«Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары – хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киңкүңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш таба. Язгы кыр эшләре тәмамланган бу көнне без Җир-анабызны һәм бай уңышҗыепалу, республикабызны азык-төлек белән мулдан тәэмин итү өчен ял белми эшләгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Кыр батырларын данлыйбыз, ат чабышларында җиңүчеләрнең җитезлегенә сокланабыз, мил и җырлар тыңлап, очкынлы биюләр карап хозурланабыз, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләрен алкышлыйбыз. Бәйрәмнең ачык һәм үтемле булуы, аның халыкчанлыгы – татарстанлыларның уртак рухи мәдәниятенең мөһим өлеше һәм бөек казанышы. Мәдәният елы һәм Казаныбызның төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе быелгы Сабан туена яңа төсләр өстәр, анны күпсанлы тантаналар арасында кабатланмас вакыйга итәрдип ышанам. Бәйрәмдә һәркем мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашып күңел күтәренкелеге өстәсен, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән якыннан танышсын, ярышу һәм шатлык хисен тоя алсын! Барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте