13 июньдә Казанда III Халыкара яһүд музыкасы фестивалеа чыла

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

13 - 15 июньдә Казанда  III Халыкара яһүд музыкасы фестивале уза.Өченче фестивальгә Россия, Украина, Грузия һәм Израильдән йөздән артык катнашучы җыелачак. Алар арасында «Klezmasters» (Мәскәү), «Академик Бэнд» (Ульяновск) ансамбльләре, «Pushkin! KlezmerBand» (Украина-Молдова), «Клезмер-Алия» (Самара), «Kozmo» (Израиль), «Мцхета» (Грузия) төркемнәре һ.б. бар. Чакырылган артистлардан тыш концертларда Татарстанның популяр музыкантлары: «Симха» ансамбле, Салават Фәтхетдинов, «Tatarica»оркестры, Казан гарнизонының тынлы оркестры һ.б. катнаша.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне чарада катнашырга чакырабыз. Аккредитация узу: kazan.mfem@gmail.com. 89274128275 (Жанна Мельникова). Фестивальнең рәсми сайты www.kazanfest.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International