Казан дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан Республикасының Атказанган артисты Нина Калаганованың юбилей кичәсенә чакыра

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

11 июньдә  Казан дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының Атказанган артисты  Нина Ивановна Калаганованың юбилей кичәсе узачак.

Программада – М.Ладоның ике пәрдәлек «Бик гади вакыйга» (12+) спектакле.

Нина Калаганованың талантлы иҗаты күп кенә мәртәбәле дәүләт бүләкләре белән бәяләнде. Ул башкарган рольләр күпсанлы театр сөючеләр хәтерендә онытылмас эз калдырды.

Калаганова Н.И. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта. Аның шәкертләре Казан, Татарстанһәм Россиянең башка шәһәрләре профессиональ һәм халык театрларында эшләп зур уңышларга иреште.

(843)292-08-00, +7-953-409-43-01, kazan_tuz.press@mail.ru, www.kazan-tuz.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International