Казанда С. Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» фестивале тәмамланды

2014 елның 8 июне, якшәмбе

Казанда С. Рахманинов исемендәге «Ак канәфер»фестивале тәмамланды. Аны ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештыра.

Йомгаклау концерты өчен фестивальнең сәнгать җитәкчесе катлаулы репертуар сайлаган: Чайковскийның "Франческа да Римини" симфоник фантазиясе, Рахманиновның "Өч рус җыры", Скрябинның экстаз поэмасы, Прокофьевның Өченче симфониясе.  Боларны оркестрга кушылып  "Күмәк җырлау осталары" (сәнгать җитәкчесе Лев Конторович) башкарды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International