Кичә, 7 июньдә III «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы төгәлләнде. Форумның төп программасының соңгы көнен «Актёрлык осталыгы һәм практик режиссура» секциясендә белем алучыларның чыгышлары һәм нәтиҗәләр буенча фикер алышу йомгаклады. Катнашучылар һәм укытучылар киләчәк форумнар уңаеннан тәкъдимнәрен ирештерде.
2 июньдә башланып киткән III «Нәүрүз» форумы кысаларында дөньяның төрле почмакларыннан 15 педагог 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция үткәрде. Форумда 150дән артык кеше катнашты. Фестиваль-форум географиясе Австрия, Бангладеш, Белоруссия, Бельгия, Германия, Греция, Россия, Словакия, АКШ, Франция кебек илләрне колачлады.
Фестиваль-форумның белем бирү программасы 5 секциягә бүленде: «Актёрлык осталыгы һәм практик режиссура», «Режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр», «Бүгенге заман драма театры, менеджмент, пиар һәм кануннар», «Курчак театры сәнгате», «Театр тәнкыйте».
III «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында ТӨРКСОЙ составындагы илләрнең дәүләт театрлары җитәкчеләре Советы утырышы узды. Шулай ук Совет әгъзалары ТР Мәдәният министры белән очрашты. Форум катнашучылары һәм кунаклары игътибарына П.А. Ойунский исемендәге Саха академия театрының «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым», «Олонхо» театрының (Саха-Якутия Республикасы) «Удаган кызлар” һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Җәйнең бер көнендә», «Банкрот», «Мулла» спектакльләре тәкъдим ителде.
Чираттагы, дүртенче «Нәүрүз» театраль-белем бирү форумы 2016 елда узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте