Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры бүген Чехиягә китә

2014 елның 6 июне, җомга

Качалов исемендәге Казан академия рус Зур  драма театры бүген Чехиягә китә.

Алар ел саен 6–13 июньдә Брно шәһәрендә уздырыла торган Халыкара театр фестивалендә катнашачаклар. Быел фестивальне оештыручылар аны комедия жанрына багышлап үткәрергә карар кылганнар. 

8 июньдә качаловлылар  Валентин Катаевның "Квадратура круга" водевилен уйнаячаклар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International