Мәдәният елы кысаларында «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулары циклы дәвам итә. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән һәм аның турыдан-туры катнашуында булдырылды.
Икенче очрашу «Бар нәрсәне кадрлар хәл итә» дигән темага багышлана һәм эфирга 6 июньдә кичке сәгать җиденче егерме минутта чыга. Тапшыруда катнашучылар авыл җирлекләрендә кадрлар кытлыгы турында сүз алып барачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте