Бүген Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә “Идел” яшьләр үзәгендә онкологик авыру балалар өчен Сабан туе башланды. Чара исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча уздырыла.
ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов һ.б. чараның шәрәфле кунаклары булды.
“Сезгә сәламәтлек, сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телибез. Безнең Сабан туе мондый форматта беренче тапкыр уздырыла. Монда үткәрелә торган барлык чаралар, барлык аттракционнар сезнең күңелегезгә хуш килер дип өметләнәм. Без сезгә күтәренке кәеф, җиңүләр, уңышлар һәм сезнең белән яңа очршулар телибез”, - дип мөрәҗәгать итте балаларга һәм аларның әти-әниләренә Татьяна Ларионова.
“Кадерле әти-әниләр, сезнең балаларыгыз, яшь булуларына карамастан, тормышларында гади булмаган этап уздылар. Бик күп олылар сезгә авыруны дәвалауда ярдәм итәргә тырыштылар. Мин икенче сыйныфта хастаханәдә ятуымны һәм үземне ялгыз хис итүемне, әти-әниләр янында булырга теләвемне хәтерлим. Нәкъ менә хастаханәдә хыяллар формалаша. Һәрбер баланың дәвалану, сәламәтлек турында хыялы тормышка ашуын телисе килә. Сез инде кечкенә батырлык эшләдегез, бу тырышлык сезгә тормышта да ярдәм итсен. Без ихлас күңелдән кунакчыллык йөзе белән Новосибирск, Түбән Тагил, Курган, Тверь балалары өчен дә милли бәйрәмне оештырдык. Ул сезнең хәтердә озак саклансын”, - дип теләде балаларга һәм әти-әниләренә Гадел Вафин.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Владимир Вавилов та мөрәҗәгать итте.
“Кадерле балаларыбыз, сезнең күпләрегез белән мин таныш, кем беләндер монда гына таныштым. Сез искиткеч Сабан туе бәйрәменә эләктегез, ул ел саен безнең республикада, кыр эшләре төгәлләнгәч уздырыла. Сезгә бик тә ошаган булса, без сезне киләчәктә дә көтеп калачакбыз. Сезгә һәрвакыт җиңү тәмен татуыгызны телим. Бу бәйрәмнең сезнең йөрәкләрдә калачагын беләм”, - дип сөйләде Фонд идарәсе рәисе.
Рәсми өлештән соң, балалар өчен сәхнәдә концерт башланды, анда ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һ.б. чыгыш ясады.
Концерт номерлары арасында футбол кырында клоуннар балалар белән конкурслар уздырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Күрше мәйданчыкта балалар өчен спектакльләр күрсәттеләр, алар анда да катнаша алды. Махсус чатырда бәйрәмдә катнашучылар өстәл теннисы һәм шахмат уйнады. Шулай ук балалар тере почмакта була алды, анда куяннар, мангуст, көзән, елан, ак төлке тәкъдим ителгән иде. Теләге булган бала хайваннарны тотып карый алды.
Бәйрәмдә Татарстаннан 210 кеше (102 бала һәм 107 озата баручы) һәм Россия төбәкләреннән 90 кеше (52 бала һәм 37 озата баручы) катнаша.
Бәйрәм иртәгә дә дәвам иттерелә.
«Татар-информ» МА
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте