Кичә 2 июньдә «Нәүрүз» III халыкара театраль белем бирү форумы кысаларында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры Чыңгыз Айтматовның «Диңгез яры буйлап йөгерүче ала эт» әсәре буенча спектакль күрсәтте. 32 ел элек куелган бу спектакльне хәзер театрның сәнгать җитәкчесе булган Андрей Борисов диплом эше буларак куйган. Ниһаять аны Казан тамашачысы күрү бәхетенә иреште.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте