Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белдерә: Җәмәгатьчелектә фикер алышу максатында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында (www.mkrf.ru «Ачык министрлык – Җәмәгатьчелектә фикер алышу – Дәүләт мәдәни сәясәте» бүлекчәсендә) Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре проекты урнаштырылды.
Проектка карата фикерләрне, тәкъдимнәрне Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы рәсми сайтына урнаштырылган формада яисә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына юлларга мөмкин.
Фикер алышулар быелның сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте