31 майда «Әкият» үзенең тамашачыларын Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Көлбикә» дигән яңа спектакль күрсәтеп сөендерде.
Ярлы булса да, гаять сөйкемле, җан җылымлы, якты йөрәкле кыз баланың бәхеткә ирешү тарихын сәхнәдә бу юлы тамашачыга яшь режиссер Рафаил Таһиров тәкъдим итә. Спектакль төсләргә һәм биюләргә, көй-җырларга бай, могҗизалы дөньяга ияртеп алып китә, анда хәзерге заман кино-видео күрсәтү чараларының иң алдынгылары кулланылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте