«Сөйкемле Шүрәле» халыкара иҗади конкурсы кысаларында «Әкият» курчак театрында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән конкурста катнашучы балаларның Г.Тукай иҗатына багышланган, төрле техникада башкарылган эшләре куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте