"Татар-информ" МАның матбугат залында июнь аенда булачак зур өч open-air фестивальләренә багышланган матбугат конференциясе була

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2 июнь көнне 13 сәгатьтә "Татар-информ" МАның матбугат залында (Декабристлар ур., 2, 12 кат), июнь аенда булачак зур өч open-airфестивальләре - III Халыкара яһүд музыкасы фестивале, «Иман музыкасы» дип аталучы IIIХалыкара рухи музыка фестивале һәм Kremlin LIVE дигәнVI Халыкара заманча мәдәният фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

Әлеге фестивальләрдә катнашучылар һәм аларның программалары турында матбугат конференциясендә түбәндәгеләр сөйләячәк:

1. Эдуард Туманский - III Халыкара яһүд музыкасы фестивалесәнгать җитәкчесе;

2. Лада Лабзина - «Иман музыкасы» дип аталучы IIIХалыкара рухи музыка фестивале сәнгать җитәкчесе;

3. Игорь Зисер - «Иман музыкасы» дип аталучы IIIХалыкара рухи музыка фестивале авторыһәм продюсеры;

4. Валерий Коротков - Kremlin LIVE дигән VI Халыкара заманча мәдәният фестивалегенераль продюсеры.

Матбугат конференциясендә катнашучы өчен аккредитациянеpr@tatar-inform.ru. электрон почтасына язып узарга кирәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International