2014 елның 30 маенда 18 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Музыка әйләнә-тирәбездә» дигән I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале ачылу тантанасы булачак.
Казанда һәм Свияжск утрау-шәһәрендә 30 майдан 1 июньгә кадәр «Музыка әйләнә-тирәбездә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале узачак. Ул Татарстан Республикасы Беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырылды.
Фестивальдә Россиянең әйдәүче шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан һ.б.) яшь башкаручылар катнаша. С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында танылган музыкантлар осталык дәресләре үткәрәчәк.
30 майда - Илья Дербилов (Санкт-Петербург, Россия), Мурад Аннамамедов (Ярославль, Россия)
1 июньдә – Әлфия Борнашева (Казан), Марко Боэми (Италия).
Фестивальнең ачылу тантанасы 2014 елның 30 маенда 18 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында була. Программада: Дарья Зыкова (Зур театр солисты, халыкара конкурслар лауреаты); Андрей Коробейников (фортепиано, халыкара конкурслар лауреаты); Мәскәү консерваториясе фортепиано триосы (халыкара конкурслар лауреаты): Александр Шайкин (фортепиано), Александр Майборода (скрипка), Федор Землеруб (виолончель); Данияр Соколов (пианист, халыкара конкурслар лауреаты).
31 майда 10 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр фестиваль Свияжскида дәвам итә.
1 июнь көнне 17 сәгатьтә фестивальнең ябылу тантанасы. Анда Рэм Урайсин (фортепиано, халыкара конкурслар лауреаты) и фестивальнең иң яхшы катнашучылары чыгышлары булачак.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне «Музыка әйләнә-тирәбездә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә катнашырга чакырып калабыз. Ул 2014 елның 29 маенда 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында булачак.
Матбугат конференциясендә катнашалар:
1. Ирада Әюпова – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары;
2. Дарья Зыкова - фестиваль кунагы, Зур театр солисты, халыкара конкурслар лауреаты;
3. Илья Дербилов - фестиваль кунагы, Санкт-Петербургның симфоник оркестры һәм Капелла хоры дирижеры;
4. Эрдоган Бәй - фестиваль кунагы, Мерсин шәһәре опера һәм балет театры директоры (Төркия);
5. Данияр Соколов - «Музыка әйләнә-тирәбездә» фестивале сәнгать җитәкчесе;
6. Артем Силкин - " Свияжск уртау-шәһәре" музее директоры.
Аккредитация узу өчен 89033427359 (Эльмира Фәтхуллина) телефонына шалтыратырга яисә elmirafatkhoullina@gmail.com. электрон почтасына язарга кирәк.
Заявкада массакүләм мәгълүмат чарасының атамасы, ФИАи һәм журналистлар/фотографлар/операторлар турында белешмә күрсәтелергә тиеш.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте