1 июньдә «Без Кремльне яратабыз» дигән бәйрәм программасы Казан Кремленең берьюлы берничә мәйданчыгында узачак.
Әлеге фестивальнең девизы – «Балаларга шатлык өләшик!»
Казан Кремле музейларында осталык дәресләре уздыруга әзерләнәләр. Бу көнне музейлар балаларга түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Быелгы бәйрәмдә күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга игътибар аеруча зур булачак.
(843) 5678 017, + 7 927 438 47 33.e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте