Бүген, 27 май көнне, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коллегия утырышы булды

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Бүген, 27 майда, ТР  Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында «Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру барышында ирешелгән нәтиҗәләр һәм әлеге указларны гамәлгә ашыру буенча киләчәккә планнар турында» дигән темага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында көн тәртибе итеп Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру барышында ирешелгән нәтиҗәләр һәм әлеге указларны гамәлгә ашыру буенча киләчәккә планнар темасы куелды.

Коллегия эшендә катнаштылар:

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының коллегия әгъзалары;

- министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлекләр вәкилләре;

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство учреждениеләре җитәкчеләре;

- Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният бүлекләре башлыклары.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының планлаштыру һәм финанслау идарәсе башлыгы Илдар Хәяров «Россия Федерациясе Президентының «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру буенча чаралар турында» Указының үтәлеше турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук түбәндәгеләр чыгыш ясады:

1. Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Юлия Абдреева. Темасы – «Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Указын гамәлгә ашыру»  

2. Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. Темасы – «Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру максатында музей эшчәнлеген оптимальләштерү»

3. Чаллы шәһәренең Мәдәният идарәсе башлыгы Рушания Кулакова. Темасы – «Чаллы шәһәрендә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен хәл итүгә якын килү»

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International