18 май - Халыкара музейлар көнендә Чистай шәһәре музей берләшмәсе чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын музей экспозициясен карарга чакыра.
Өяз шәһәре музее кунаклар өчен «Тарих сакчысында кунакта» интерактив программасы әзерләде.
Б. Пастернакның мемориаль музеенда 18 май көнне «Музейда Пушкин көннәре» акциясе башлана. Ул язучының туган көне 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
«Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музее 18 май көнне «Театраль меридианнарда» проекты уздыра, анда Чистай шәһәре артистлары белән очрашу булачак.
Г. Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнография комплексында язучы Гаяз Исхакыйның тормыш һәм иҗат юлы белән танышырга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте