21 май көнне Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль медиа» форумы булачак. Форумда катнашучы ТРның коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары экспертлары үзара хезмәттәшлекне ныгыту, коммерциячел булмаган оешмалар тармагы проектларына булышлык итү өчен уникаль медиамәйданчыклар булдыру турында сөйләште.
Форумны оештыручы - «НКО + плюс» проекты.
Очрашу 2014 елның 21 маенда 11 сәгатьтә «Гранд отель Казан»ның «Салих Сәйдәшев» конференцияләр залында була.
«Татарстан Республикасында социаль медиа» форумында катнашырга теләүчеләр 8(843) 259-13-11 телефонына шалтыратып яисә open@nkoplus.ru, http://www.nkoplus.ru электрон адресына язып, заявка бирергә тиеш.
Мәгълүмат өчен: 8(962) 559-13-11, 8(843) 259-13-11
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте