15 май көнне 14 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда Халыкара гаилә көненә багышланган чара уздырылачак.
Музей хезмәткәрләре кайбер гаилә архивларыннан кызыклы экспонатлар тәкъдим итә, алар гаилә тормышының иң мөһим вакыйгаларына, мәсәлән, өйләнешү, балалар тууы багышланган. Гаиләләрне саклап калу һәм ныгыту – әлеге чараның төп бурычы булып тора.
Элемтә өчен: Татарстан Республикасы Милли музееның матбугат хезмәте: 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте