2014 елның 15 маенда 16 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «ГАЙШӘ РАХМАНКОЛОВА. КАЗАН АКВАРЕЛЕ” күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә рәссамның тууына 100 ел тулуга багышланган.
Күргәзмәдә Гайшә Рахманколованың ТР Сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан 48 эше күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 2014 елның 15 августына кадәр эшләячәк.
Адресы: Казан, Кремль, 3 нче подъезд, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы. Белешмәләр өчен телефоннар: 5678-043, 5678-058 e-mail: galereya.hazine@mail.ru сайт: www.izo-museum.ru
Музейның матбугат хезмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте