Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Пунди Сринивасан Рагхаван әфәнде Татарстан Республикасына визиты кысаларында ТР Милли музеенда булды

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Пунди Сринивасан Рагхаван әфәнде Татарстан Республикасына визиты кысаларында ТР Милли музеенда булды. 

Экскурсия барышында ул Татарстан тарихы белән танышты, зур кызыксыну белән «Урта гасырларда акча әйләнеше, сәүдә һәм сәүдә юллары» дигән нумизматик коллекцияне, «Алтын куллы осталар: татарларның халык һөнәрчелеге» күргәзмәсен карады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International