Татарстан башкаласында беренче тапкыр “Мастеровые” театры чыгыш ясаячак

2009 елның 6 апреле, дүшәмбе

7 - 12 нче апрельдә Казанда беренче тапкыр Г.Камал исемендәге театрның кече залында Чаллы шәһәренең “Мастеровые” Рус драма театры үз спектакльләрен куячак.

Актерлар Казан тамашачысына 5 спектакль: В.Набоковның “Событие”, Ж.Б.Мольер “Плутни Скапена”, М.Ладо “Очень простая история”, Е.Шварц “Снежная Королева” һәм Э.Т.А.Гофман “Щелкунчик” әсәрләрен күрсәтәчәк.

Театрның сәнгать җитәкчесе – Валентин Ярюхин, театрның директоры – Татьяна Пегова, баш рәссам – Елена Сорочайкина.

 

“Мастеровые” театры Автошәһәрдә 1975 нче елда оештырылган. Бу вакытта ул үзешчән труппа була, төп уйнаучылары “КАМАЗ” заводында эшләүчеләр булганлыктан, труппага шундый исем бирелә. 90 нчы еллар “Мастеровой” өчен шактый авыр чор була. 1997 нче елда 20 ел театрны җитәкләгән Юрий Колесников үлә. 2004 нче елда театрга Чаллы мэриясе ярдәм күрсәтә. Театрга муниципаль мәдәният оешмасы дигән исем бирелә һәм бюджет бүленә. Интерклуб бинасы төзекләндерелгәннән соң, театр әлеге бинага урнаша. “Мастеровой”ның тагын бер үзенчәлеге – күп актерларның театр коллективына мәктәп яшеннән үк килеп, монда үсүе. Алар арасында театрның директоры – Татьяна Пегова, ул инде 23 ел театрда эшли.

 

Өстәмә мәгьлүматны www.russdramteatr.ru сайтыннан алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International