“Әкият” курчак театры Чаллыда фестивальдә катнашачак

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Татар дәүләт “Әкият” курчак театрының татар группасы 11-16 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә курчак театрларының IV Халыкара “Рабочая лошадка”   курчак театры фестивалендә катнашачак.  Артистлар   фестиваль тамашачыларына “Кәҗә белән Сарык” (Г.Тукай, Г.Рәхим  инсценировкасы) спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль Баку (Әзербайҗан)  шәһәрендә  үткәрелгән II Халыкара курчак театрлары фестивальлендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән төрки халыкларның XI “Нәүрүз” театр фестивальләрендә  катнашты.  

Спектакльнең режиссеры Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский. Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова, Фанзиля Сабирова; артистлар Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова, Рузилә Зарипова  катнаша.

Жюри әгъзалары “Иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссура”, «Иң яхшы рәссам эше”, “Иң яхшы актер эше”, “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинацияләрендә җиңүчеләрне сайлаячак.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International