Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Нәүрүз” III Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясе булып узды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2-8 июньдә Казанда үткәреләчәк төрки халыкларның «Нәүрүз» III Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов катнашты.

«Нәүрүз» фестивале елдан-ел зурая, аның географиясе дә киңәя бара. Программа да һәр елны яңарып, баетылып бара. Бүген бу чараны төрки дөнья мәдәни тормышының иң зур вакыйгаларының берсе дип атарга була», - диде Нияз Игъламов.

«Нәүрүз» III Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы кысаларында 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция, 4 мастер-класс уздырылачак һәм 5 спектакль күрсәтеләчәк. Алар арасында камаллыларның «Җәйнең бер көнендә», «Банкрот», «Мулла» спектакльләре бар. Фестивальне П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» спектакле белән ачачаклар. Икенче көнне Саха Республикасы Олонхо автоном театрының «Удаган кызлар» спектаклен карарга мөмкин булачак. Шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары «Ричард III» эскизын әзерли.

Быел проектның белем бирү программасы шактый киңәйтелгән. Форумда 5 секция эшләячәк. Болар: актерлык сәнгате һәм практик режиссура; режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть һәм заман театры, менеджмент, пиар, хокук белеме. Соңгысына Г. Камал театры директоры аерым тукталып үтте. «Бу семинарлар милли театрларга ничек итеп тамашачыларны җәлеп итүгә, билет сатуны ничек дөрес итеп оештыруга, аның яңа юлларын булдыруга багышланган һәм театрларның җитәкчеләре өчен оештырыла», - диде ул.

«Нәүрүз» III Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы беренче тапкыр театр сәнгатендә ритуальлек темасына багышлана. «Быелгы фестиваль тематик яктан конкретлашкан. Анда катнашучылар өч төркемгә бүленеп, өч укытучы белән эшләячәк. Алар тренинг, мастер-классларга гына йөреп калмыйча, форумның нәтиҗәсе итеп, үзләре сәхнәләштергән күренешләрне тәкъдим итәчәк», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Секциянең төп тренинглары булган «Актерлык сәнгате һәм практик режиссура» дәресләрен Европа күләмендә танылган театр белгечләре - Юрий Альшиц (Германия), Димитрис Тиамис (Греция) һәм Алехандро Пуче (Колумбия) үткәрәчәк. «Дәресләр барысы да бушлай уздырыла», диде фестивальне оештыручылар матбугат конферециясендә.

МА «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International