Чаллы дәүләт курчак театры труппасы Чабаксар гастрольләреннән кайтты.
Чуваш дәүләт курчак театры сәхнәсендә Чаллы театры берничә спектакль күрсәтте. «Винни Пух», «Муха-цокотуха» – күп буын балаларның яраткан әсәрләре, хәзер дә бу шулай булып кала бирә. Чуваш театрына җыелган балалар да бу тамашаларны рәхәтләнеп, шатлыклы тәэсирләр алып, сөенеп карады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте