7 майда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ачык һавада символик рәвештә «Мәңгелек кеше» дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә багышлана.
Анда куелган экспонатларның бик күбесен тамашачылар әле беренче тапкыр күрәчәк. Монда Татарстанның батыр уллары – мәшһүр шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, артистлар һәм башка бик күп сәнгать әһелләренең тыныч чорда тормышы һәм фронт юллары турында бәян ителәчәк.
(843) 5678 017, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте