21 нче апрельдә сәгать 19.00 да С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында Сигезенче Мәскәү Пасха фестивале кысасында дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендә Мариин театрының Симфоник оркестры концерты була.
Концерт программасында – Петр Чайковскиның «Франческа да Римини», Родион Щедринның «Концерт для трубы с оркестром», Густав Малерның «Симфония № 5» әсәрләре.
Сигезенче Мәскәү Пасха фестивале 19 нчы апрельдән 9 нчы майга кадәр Мәскәүдә һәм Россиянең 28 шәһәрендә үтәчәк. Фестиваль кысаларында Россия һәм 10 дөнья илләреннән 500 дән артык башкаручы катнашында 100 концерт куелачак.
Фестиваль турында тулырак: http://easterfestival.ru