7 майда сәгать икедә Г.Тукайның әдәби музеенда Җиңү Көненә багышланган сыйныф сәгате уздырыла.
Балаларга Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылар һәм шагыйрьләренең Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланучы шәхси әйберләре күрсәтеләчәк. Алар шулай ук ветеран журналист, әһле каләм Маннур Саттаров белән очрашачаклар.
293-17-66, 293-17-50, 292-32-18, httр://www.tatmuseum.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте