22 апрельдә Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслаштырылган олимпия резервы балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә В.И.Ленин музей-йортының күчмә бәллүр кубогына «Ильич истәлегенә» дигән шахматлар буенча турнир уздырылды.
Анда Казанның шахмат спорты ветераннары катнашты.
Җиңүчеләр: 1 урын – Дмитрий Иоффе, 2 урын – Зиннәтулла Гарифуллин, 3 урын – Равил Гатин. Аларга дипломнар, кыйммәтле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте