21 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музееныңконференцияләр залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.
Һәр елны паспортлар тапшыруга музейга мәшһүр шәхесләрне чакыру матур традициягә әйләнде. Быел чарага ТРДСО дирижеры, Россиянең Атказанган артисты А.В. Сладковский килгән иде. Ул яшь гражданнарны тормышларындагы күренекле вакыйга белән котлады һәм паспорт белән бергә аларга «Татарстан халыклары музыкасы антологиясе»н бүләк итте.
292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте