Татарстанның мәдәни мирас үзәге Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәни мирасына багышланган китаплар сериясен чыгаруга кереште

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Татарстанның мәдәни мирас үзәге Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәни мирасына багышланган китаплар сериясен чыгаруга кереште.

«Татарстан Республикасы Арча районының тарихи-мәдәни атласы» һәм «Татарстан Республикасы Биектау районының тарихи-мәдәни атласы» – шул сериядән беренче китаплар. Бу басмалар киң катлау укучыларны крайның тарихи-мәдәни һәм табигый байлыклары белән таныштыралар. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International