16 апрельдә Казанның 93нче гимназиясендә «Композитор Фәрит Яруллинның тууына 100 ел» музыкаль лекториенең йомгаклау дәресе уздырыла

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

16 апрельдә Казанның 93нче гимназиясендә  «Композитор Фәрит Яруллинның тууына 100 ел» музыкаль лекториенең йомгаклау дәресе уздырыла.

Биредә укучылар, гимназия кунаклары бөек композиторның тормышы, иҗаты турында сөйләүче уникаль документлар белән таныша алачак. Шулай ук музыкаль бүләк тә булыр – консерватория каршындагы музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Фәрит Яруллин әсәрләрен башкарыр дип көтелә.    

 (843) 238-47-69, (843) 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International