12 апрельдә Кама Тамагы районының Мәдәният йортында «Иске-Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестиваленең зона туры узды.
Анда республиканың күп кенә районнарыннан йөз иллегә якын кеше катнашты. Фестивальдә үз осталыгын күрсәтүчеләрнең иң кечесенә – 10, иң өлкәненә – 80 яшь. Чыгышлар җылы тәэсирләр калдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте