21 нче мартта сәгать 14.00 да “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә декоратив-кулланма һәм халык сәнгате өлкәсендәге “Яшь талантлар” Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесе кысаларында челтәр үрү һәм керамика сәнгатенә багышланган “Рус бизәкләре көне” үтә.
Чарада Казанның югары, урта һәм урта һөнәри сәнгать уку йортлары студентлары катнаша.
Милли сәнгать галереясенә килүчеләр ТР Дәүләт рәсем сәнгате музееның декоратив-кулланма сәнгать сакчысы Вера Прокопьева үткәрәчәк “Халык сәнгатенең сурәт дөньясы” лекциясен тыңлый, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы, челтәр үрү остасы Альбина Обрезкованың челтәр үрү, КДМһСУ укытучысы Андрей Махининның һәм шушы уку йорты студенты Александр Степановның керамика остаханәсендә катнаша ала. Чара программасында “Коляда” рус фольклор ансамбленең рус халык җырлары, биюләреннән торган концерты да бар.