Боратынский утарында Әдәби укулар үтәчәк

2009 елның 18 марты, чәршәмбе

 

19-20 нче мартта Боратынскийлар утарында гадәткә кергән Әдәби укулар үтә. Ул күренекле рус шагыйре Евгений Боратынскийның туган көненә багышлана.

Укулар дәвамында Евгений Боратынскийның тормыш һәм иҗаты, әсәрләренең теле, стиле турында фикер алышачаклар. Шагыйрьнең нәселе, рус утары, аның төзелеше, йолалары, Россия провинциясе, дворян гаиләсендә бала тәрбияләү хакында да сүз булачак. Укулар программасында А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой һәм башка классикларның иҗатына багышланган докладлар булачак.

Чаралар 19 нчы мартта сәгать 14.00 да, 20 нче мартта сәгать 10.00 да башлана.

19 нчы мартта сәгать 17.00 да Боратынскийларда “Тын кич иде. Бал киче” дип аталган суаре үтәчәк. XIX-ХХ гасыр мәдәниятендә суаре – ял итүнең билгеле бер темага багышланган, шигырь уку, җыр, бию белән үрелгән популяр төре. Боратынскийларда үтәчәк суаереның темасы – бал культурасы: музыка, югары тон кагыйдәләре, уеннар, бал шаярулары.

Укуларда югары уку йорты укытучылары, Казан китапханәләре һәм музейлары хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүче белгечләр, Мәскәү, Тамбов, Калугадан тикшеренүчеләр катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International