14 – 23 апрельдә «Мир» кинотеатрында француз телендә фильмнар күрсәтәчәкләр. Атналык Седрик Клапишның «Китайская головоломка» фильмын күрсәтү белән ачылачак. Төп рольләрне Ромен Дюрис, Одри Тоту, Сесиль Де Франс һәм Келли Райли башкара. Әлеге фильм «Испанка» һәм «Красотки» фильмнарының дәвамы булып тора. Ул «Сезар» премиясенә тәкъдим ителгән. Тамашачылар шулай ук «Дальше – тишина», «Любовь — это идеальное преступление» «Удивительная история: Бабин, сын ведьмы» Һәм «Ничья дочь» фильмнарын карый ала.
238 25 24, http://www.kinoteatr-mir.ru/, http://vk.com/mirkazan, 8 937 285 01 21, liana2508@inbox.ru.