18 нче мартта сәгать 13.00 да Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Әтнә халык театрына 90 яшь тулуга һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Күк капусы ачылса” спектаклен куюга багышланган матбугат-конференциясе үтәчәк.
Матбугат-конференциясендә катнашалар:
ТР Мәдәният министры урынбасары – Ирада Әюпова;
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры – Шамил Закиров;
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев;
Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе – Илфат Хәкимов;
ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре – Гомәр Мәрданов;
Театрның режиссеры – Рамил Фазлыев;
Әйдәп баручы актер, “Әтнә таңнары” район газетасы баш мөхәррире – Марат Хәбибуллин.