Россия муниципаль академиясе «Славься, казачество!» III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсын уздыра

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Россия муниципаль академиясе Россиянең Язучылар берлеге һәм «Мы – Россияне», «Казаки» журналлары белән берлектә казакларның мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу максатларында 2014 елда «Славься, казачество!» III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты  конкурсын уздыра.  Бу конкурска балалар һәм яшүсмерләрнең казаклар тормышын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре кабул ителә.  

Эшләр һәм гарызнамәләр 2014 елның 30 июненә кадәр кабул ителәчәк.   Электрон тавыш бирү  Россия муниципаль академиясе сайтында  2014 елның 01 июленнән  30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.  

http://www.ros-ma.ru  тел./факс +7-499-784-44-40/48 Электрон адрес slavakaz2014@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International