9 апрельдә 13 сәгатьтә «Әкият» курчак театры сәхнәсендә Уфа шәһәре Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләренең рәсми ачылышы булачак. Шушы ук вакытка «Әкият» курчак театры Уфага китте.
Гастрольләр алмашу – театрларның күптәнге һәм матур традициясе. Бу юлы Уфа артистлары А.Рахманкулованың «Урман ярминкәсе» спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу көннәрдә «Әкият» курчак театры Уфаның нәни тамашачыларын Б.Вайнерның «Өч дуңгыз баласының искиткеч маҗаралары» спектаклен күрсәтеп сөендерәчәк.
(843) 237-70-05, 89046651814
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте