18 нче мартта сәгать 11.00 да “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә декоратив-кулланма һәм халык сәнгате өлкәсендәге “Яшь талантлар” Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесе кысаларында “Халык сәнгать кәсепләренең саклану һәм үсү мәсьәләләре” дип аталган түгәрәк өстәл узачак.
Биредә керамика, чигү, бизәкле күн, челтәр үрү, туку, металл, агач эшкәртү кебек сәнгать кәсепләрнең саклану һәм үсү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.
Түгәрәк өстәлдә катнашалар:
- Антонов Виктор Петрович – күргәзмә-бәйгенең конкурс комиссиясе рәисе, халык кәсепләре буенча Россия Федерациясе Сәнгать-экспертлар советы әгъзасы;
- Мусина Ралия Рифгатовна – конкурс комиссиясе әгъзасы, Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать университетының декоратив-кулланма сәнгать һәм дизайн тарихы, теориясе кафедрасы профессоры;
- Буфеева Ирина Юрьевна – конкурс комиссиясе әгъзасы, Мәскәү дәүләт текстиль университеты доценты;
- Москвичёва-Беслеева Людмила Ивановна – конкурс комиссиясе әгъзасы, РФ Рәссамнар берлегенең халык кәсепләре буенча иҗат комиссиясе әгъзасы.
Әлеге өлкәгә караган көнүзәк мәсьәләләр турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы халык кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы әгъзалары, ТР мәдәният оешмалары, сәнгать уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре һәм белгечләре, Идел буе федераль округы субъектларыннан халык кәсепләре буенча белгечләр дә үз фикерләрен белдерәчәк.