18 нче мартта сәгать 14.00 да Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында “Ватанның су асты чикләрендә” дигән чара үтә. Ул Россия Федерациясендә Диңгезче-су асты көймәсендә хезмәт итүче көненә багышланган. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары – “Татарстан Республикасы диңгезчеләр җыелышы” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Казан шәһәре укучылары һәм кадетлары катнаша. Лекция формасында үтәчәк очрашу барышында диңгезчеләр су асты көймәләре, аларның хәрби мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
1906 нчы елда император Николай II карары белән су асты көймәләре мөстәкыйль корабль классы булып санала башлый. 1917 нче елның 19 нчы мартына кадәр Диңгезче-су асты көймәсендә хезмәт итүче көне Россиядә рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтелгән. Бу гадәт Россия Федерациясенең ХДФ Башкомандующие Феликс Николаевич Громов боерыгы белән 1996 нчы елда кабат торгызылды.