11 апрельдә 13 сәгатьтә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләттарих-архитектураһәм сәнгать музеендаВладимир Сычёвның «совет» чорына багышланган күргәзмәсе ачыла. Авторның «Көнчыгыш. Шәһәрләр» (Казан, Мәскәү һәм башкалар) дип аталган сериясеннән фотосурәтләр һәм 70 –еллар совет «рәсми булмаган сәнгате» вәкилләре портретлары күрсәтеләчәк.
10 апрельдә 16 сәгатьтә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында В. Сычёв иҗатының «француз» чорына караган әсәрләреннән төзелгән күргәзмә ачылачак.
Хөрмәтле журналистлар! 8 апрельдә «Манеж» күргәзмәләр залында 11 сәгатьтә Владимир Сычёв катнашында матбугат конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте