Казанда “Тере чишмә” фестиваль-бәйгесе үтәчәк

2009 елның 20 марты, җомга

21-22 нче мартта Казан шәһәренең 5 нче Балалар музыка мәктәбендә (Шаляпин ур., 43 йорт) Халык музыка сәнгатенең “Тере чишмә” ачык республика фестиваль-бәйгесе уза.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясаячак: халык уен коралларында ялгыз уйнау, халык җырларын ялгыз башкару, фольклор-җыр ансамбле, халык уен кораллары ансамбле һәм оркестры. Фестиваль-бәйгедә катнашучылар ике яшь төркеменә бүленәчәк: 11 яшькә кадәр (кече төркем), 18 яшькә кадәр (зур төркем).

“Тере чишмә – 2009” бәйгесендә катнашу өчен Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсенең 10 музыка мәктәбеннән, сәнгать мәктәбе, гомумбелем мәктәпләре һәм балалар иҗаты үзәкләреннән 90 гариза кабул ителгән.

Бәйгедә 5 тән 17 яшькә кадәр 230 укучы катнаша. Алар арасында халык уен кораллары оркестры саны – 2, уен кораллары ансамбле – 17, вокаль ансамбль – 9, халык уен коралларында уйнаучылар – 50, халык җырларын башкаручылар – 11.

21 нче мартта сәгать 11.00 да халык уен коралларында ялгыз уйнау, халык җырларын ялгыз башкару, 22 нче мартта сәгать 11.00 да фольклор-вокаль ансамбль, халык уен кораллары оркестры номинацияләре буенча конкурс тыңлаулары үтә.

22 нче мартта сәгать 16.00 да җиңүчеләрне бүләкләү һәм фестиваль-бәйгенең йомгаклау Гала-концерты була.

Проектның генераль иганәчесе – “Музыкальный арсенал” кибете.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International