4 апрельдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында ветераннар өчен концерт күрсәтелде. «Казан татарлары» үзешчән хоры үз чыгышын киләчәк Җиңү бәйрәменә багышлады. Әлеге коллективның оешуына быел өч ел тулды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте